top of page

  Авылдашларыбыз Бөек ватан сугышында 

 Күпме изде сугыш тәгәрмәче, 
  Күпме язмыш шуңа уралган.

 Уйласаң, егылыплар китәрлек шул! Язмышларны, гомерләрне, авыл-калаларны, берсен дә аямады бу сугыш, кисте-турады, җимерде, яндырды, бар дөньяны кол итте.Сугыш ачысын ни икщнен каяндыр ишетеп түгел, чын-чынлап үз җилкәләрендә татып, тоеп белгән сугыш елларының тере шаһитлары бүген юк инде. 
   Сугышка безнең Эзмә, Иләбәр, Өтернәс, Пүкәл, Олыяз авылларыннан 453 ир-ат киткән. Шуларның 290 ил азатлыгы өчен көрәштә яу кырында ятып калган. Авылга кайта алганнары да берничә тапкыр яраланган, күбесе инвалид була. Тән һәм җан җәрәхәтләре аларның гомерләрен кыскартты. 
   Бөек Ватан сугышына Эзмә авылыннан 97 кеше сугышка китә, 61 кеше үлә, хәбәрсез югала, 36 кеше исән кайта; Иләбәр авылыннан 94 кеше сугышка китә, 60 кеше үлә, хәбәрсез югала,34 кеше исән кайта; Өтернәс авылыннан 58 кеше сугышка китә, 40 кеше үлә, хәбәрсез югала, 18 кеше исән кайта; Пүкәл авылыннан 70 кеше сугышка китә, 39 кеше үлә, хәбәрсез югала, 31 кеше исән кайта; Олыяз авылыннан 134 кеше сугышка китә, 90 кеше үлә, хәбәрсез югала, 44 кеше исән кайта. 
   Авыл җирлегендә бүгенге көндә исән Сугыш ветераннары калмады инде. Алар турында бары истәлекләр генә калды. 
    Озак еллар Җиңү бәйрәмен каршылаган ветераннар: 
 
 

Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбе

© 2016 Касыйм Сафиуллин. 

bottom of page